«Җәяүлеләр фәне»: интеллектуаль уен (6+)

28 октябрь көнне 13 нче санлы китапханәдә балалар өчен «Җәяүлеләр фәне» дигән интеллектуаль уен үтте.

Пешеход
20221028_132951
20221028_134126
20221028_133430

Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы буенча инспектор мәктәп яны лагереннән килгән балаларның юл кагыйдәләрен һәм законнарын никадәр яхшы белүен һәм үтәвен тикшерде. Укучыларга җәяүлеләрнең төп вазифаларын һәм хокукларын, юл хәрәкәте билгеләрен, светофор сигналларын тагын бер кат искә төшерделәр. «Без җәяүлеләр» уены балаларны берләштерде, алар дустанә рәвештә сорауларга җавап бирде, табышмаклар һәм ребуслар чиште. «Велосипед уйлап тапкач» мультимедиалы презентациясе ярдәмендә балалар велосипедчылар өчен кагыйдәләрне, әлеге транспорт чарасы өчен махсус юл билгеләрен өйрәнделәр. 
Г.П. Шалаевның «Минем дуслар – юл хәрәкәте билгеләре» китабы юлда яшь җәяүлеләр хаталарын ачыкларга мөмкинлек бирде. 
Чара азагында балалар әдәби викторинада катнашты, анда әкият персонажын һәм аның транспорт чарасын атарга кирәк булды. 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: